Яңарган яра

Категория: көе сүзләре

Көзге урманнарга кергән идем,
Тик баланнар җыеп төшәргә.
Килеп чыгып таныш аланыма,
Уйларымда кайттым үткәнгә.

Минем кебекләр дә бардыр әле,
Бәхетенә юлын бикләгән.
Ни файда соң яра яңартудан?
Үз терсәген кем бар тешләгән…

Шушы алан кавыштырган иде,
Искә төште тәүге үпкәннәр.
Иң беренче туган сөюләрдән
Җиргә сыймый очтык күкләргә.

Минем кебекләр дә бардыр әле,
Бәхетенә юлын бикләгән.
Ни файда соң яра яңартудан?
Үз терсәген кем бар тешләгән…

Бәхетемне үзем очырдым шул,
Әйтә алмадым “кал” дип киткәндә.
Яңарттың бит, алан, яраларны,
Ул калды шул, калды читләргә.

Минем кебекләр дә бардыр әле,
Бәхетенә юлын бикләгән.
Ни файда соң яра яңартудан?
Үз терсәген кем бар тешләгән…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »