Эзләп тап

Категория: Авторлары

Син миңа, мин сиңа туганбыз дөньяга,
Ерак бит аралар, кавышмыйбыз шуңа.
Эзләп тап син мине, еракта булсам да,
Язмышым буталып, читләтеп узсам да.

Эзләп тап син мине, эзләп тап,
Уралсам да томанга жиде кат.
Булма син ятларга, сөйгән яр,
Син бит миңа дип туган пар.

Мин барам яныңа, син дә кил, соңлама,
Язларда күңелләр күңелгә тартыла.
Чәчәккә — чәчәкләр, йөрәккә — йөрәкләр,
Язларда ирешә теләккә теләкләр.

Эзләп тап син мине, эзләп тап,
Уралсам да томанга жиде кат.
Булма син ятларга, сөйгән яр,
Син бит миңа дип туган пар.

Бер бөтен булырга туганбыз дөньяга,
Ялгызның эзләре югала томанда.
Тик парлылар гына киртәләр үтәләр,
Җирдәге тормышны мәңгелек итәләр.

Эзләп тап син мине, эзләп тап,
Уралсам да томанга жиде кат.
Булма син ятларга, сөйгән яр,
Син бит миңа дип туган пар.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »