Мәхаббәттән юк дәва

Категория: Авторлары

Диңгезләргә капка, ә күкләргә баскыч,
Мәхаббәттән дәва юк диләр.
Дөрес икән, дуслар, чыкмый күңелемнән
Сиңа генә булган бу хисләр.

Хисләр ташый, тулып аккан елга сыман,
Ага, ташый, чыга ярыннан.
Яратамын сине, хәтта бер минутка
Җибәрәсем килми янымнан.

Синдер ул мин диям, миндер ул син диям,
Бер-береңә гашыйк күңелләр.
Хисләрдә ялгышу, хыянәт, алдашу —
Алар һич тә кирәк түгелләр.

Хисләр ташый, тулып аккан елга сыман,
Ага, ташый, чыга ярыннан.
Яратамын сине, хәтта бер минутка
Җибәрәсем килми янымнан.

Яз гөлләре сыман тартыламын сиңа,
Көннәремнең җылы кояшы.
Сине сайлап әгәр китсәм киләчәккә,
Булырсыңмы гөмер юлдашым?

Хисләр ташый, тулып аккан елга сыман,
Ага, ташый, чыга ярыннан.
Яратамын сине, хәтта бер минутка
Җибәрәсем килми янымнан.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »