Язлар булып кагылыйммы

Күпме яшереп була инде
Сиңа булган хисләрне?
Сине сагынып, моңсуланып,
Үткәргән бу кичләрне.

Язлар булып кагылыйммы
Назлы булып күңелеңә?
Ышанасы килә, җаным,
Йөрәгеңнең боз түгеленә.

Бер кара да күзләремә,
Аңла инде барысын.
Бәлки, үзең күзәтерсең
Йөрәкнең бу ярасын.

Язлар булып кагылыйммы
Назлы булып күңелеңә?
Ышанасы килә, җаным,
Йөрәгеңнең боз түгеленә.

Әйтә алмыйм, яратам, дип,
Әйтеп булмый шул сиңа.
Бәлки, әле җәйләр булыр:
Җавап бирерсең миңа.

Язлар булып кагылыйммы
Назлы булып күңелеңә?
Ышанасы килә, җаным,
Йөрәгеңнең боз түгеленә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »