Мишә буйларында

Мишә буйларында, ай тал тирәк.
Тал тирәктә кошлар сайраша.
Җырламыйча күнел ничек түзсен.
Ташкын булып хисләр кайнаса.

Мишә буйларында, ай тугайлар.
Балдак балдак дулкын суларда.
Саф мәхәббәт ялкынында янам.
Яшьлегемнең яме шунарда.

Мишә буйларында, ай әрәмә.
Әрәмәдә бөдрә тал гына.
Күнел якты, йөрәк дәртле булыр
Мәхәббәттән дөрләп ян гына.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.6 (7 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »