Мәҗлес җыры

Хуш киләсез, дус-туганнар,
Урыныгыз булсын түрдән.
Бүләк-күчтәнәчләр — сездән,
Тәмле сый-хөрмәт бездән.

Тартынышып утырмагыз,
Барысын авыз итегез.
Сезнең җыелып килгәнне
Бик сагынып көттек без.

Гармуныңны уйна, дустым,
Моңланып алыйк әле.
Дус-туганнар җыелышкан,
Бер җырлап алыйк әле.

Бер тыпырдап биеп алыйк,
Дер селкенсен идәннәр.
Бик күңелле мәҗлесебез —
Җыен дуслар килгәннәр.

Гармун тынмый, гармун уйный
Шундый матур көйләргә.
Безнең болай утырулар
Калсын сагынып сөйләргә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »