Теләк (өченче вариант)

Категория: көе сүзләре

Тамырланып үсә таллар,
Ярларына сыенып.
Тал-тирәктә пар сандугач
Оя кора, сөенә.

Ике тирәк бер төптә,
Ике төймә бер җептә.
Пар сандугачлар бәхетле,
Язылсын сезгә күктә.

Таң атканда, пар сандугач,
Кавышадыр үбешеп.
Күзгә күз каралчәләр,
Чык тамчысын бүлешеп.

Ике тирәк бер төптә,
Ике төймә бер җептә.
Пар сандугачлар бәхетле,
Язылсын сезгә күктә.

Сайрый-сайрый пар сандугач,
Бизәп алсу таңнарны.
Кызчыкларын тирбәтәләр,
Бишек итеп талларны.

Ике тирәк бер төптә,
Ике төймә бер җептә.
Пар сандугачлар бәхетле,
Язылсын сезгә күктә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »