Матурым (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Матурымның якты йөзен
Килеп тора күрәсем.
Чәчәкләрдән килә аңа
Тәкыялар үрәсем.
Матурым, килә сине күрәсем,
Иреннәрең гел дә килә үбәсем.

Яшәр идем матурыма
Багышлап тормышымны.
Рәхмәт әйтеп Ходаема,
Тапшырып язмышымны.

Матурым белән диңгездә
Килә минем йөзәсем.
Хыяллардан ятьмә үреп,
Килә энҗе сөзәсем.
Матурым, килә сине күрәсем,
Иреннәрең гел дә килә үбәсем.

Яшәр идем матурыма
Багышлап тормышымны.
Рәхмәт әйтеп Ходаема,
Тапшырып язмышымны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »