Яшел Уфа

Әйтерсеңдә, яңа гына
Уянган сабый бала.
Яңгырдан соң тып-тын калган
Урамнары сулыш ала.

Уфа, уфа! Яшел шәhәр,
Яңгырлар җырлап узды.
Киткән чакта Уфа кызы,
Ямь-яшел яфрак сузды.

Урамнарда, бакчаларда
Гел яшел яңгыр яуган.
Кая барма бөтен Уфа
Ямь-яшел яфрак ярган.

Җилләре дә яшел аның,
Яшел нур утларында.
Яшел болын, яшьлек йори
Яшеллек урамында.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »