Сыналган мәхаббәтем

Категория: Авторлары

Берәүгә берәү яр була,
Яр була, пар була алмый.
Яратышкан ярлар була,
Була, бер җан була алмый.
Була, бер җан була алмый.

Ике алма, ике гөл,
Ике аккош — шуны бел.
Ике айрылмас канат.
Мин сине яратам,
Ярат мине жаным, ярат.

Кирәк түгел минут саен
Яратам дип әйтүең.
Мөһим яратуың белән
Мине хөрмәт итүең.
Мине хөрмәт итүең.

Ике алма, ике гөл,
Ике аккош — шуны бел.
Ике айрылмас канат.
Мин сине яратам,
Ярат мине жаным, ярат.

Гаепле булган чак була,
Сабыр көчен табасың.
Шелтәле ят карашлардан
Мине саклап каласың.
Мине саклап каласың.

Ике алма, ике гөл,
Ике аккош — шуны бел.
Ике айрылмас канат.
Мин сине яратам,
Ярат мине жаным, ярат.

Ясаган адымнарың да —
Миңа мөнәсәбәтең.
Чын яратуың билгесе —
Сыналган мәхаббәтең.
Сыналган мәхаббәтең.

Ике алма, ике гөл,
Ике аккош — шуны бел.
Ике айрылмас канат.
Мин сине яратам,
Ярат мине жаным, ярат.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »