Ашыгасың

“Аерылабыз, сау бул”, дидең миңа,
Бу очрашу — соңгы мәртәбә.
Юк, ышанмыйм, безнең юлларыбыз
Аерылыр, диеп иртәгә.

Ашыгасың, җаным, ялгышасың,
Югалтуы җиңел табудан.
Коткарырга кирәк мәхаббәтне,
Сөю китсә — кайтмас яңадан.

Синең күзләр “ташлап китмә”, диләр,
Үзең миңа “сау бул” дисәң дә.
Мин ышанмыйм синең сүзләреңә,
Әллә ниләр диеп әйтсәң дә.

Ашыгасың, җаным, ялгышасың,
Югалтуы җиңел табудан.
Коткарырга кирәк мәхаббәтне,
Сөю китсә — кайтмас яңадан.

Мин ышанам бары күзләреңә,
Күзләр бит ул сөйли дөресен.
Бары яхшы булыр, тик әлегә
Язмыш безне сыный, күрәсең.

Ашыгасың, җаным, ялгышасың,
Югалтуы җиңел табудан.
Коткарырга кирәк мәхаббәтне,
Сөю китсә — кайтмас яңадан.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »