Кулларымнан багып юрамагыз,
Сорамагыз ничек диеп хәлең.
Мәхәббәтне эзләп, җылы эзләп,
Учларымда учак яккан мәлем.
Кушымта:
Мәхәббәткә табынганнар
Минем хәлне бәлки аңлар.
Ак бураннар кочагында
Җылы эзләп йөри җаннар.
Күбәләктәй очам ут-ялкынга,
Ай күрер дә якты йолдыз алыр…
Тик мәхәббәт, көмеш бер чың булып,
Безнең җанның җылысында калыр…
Бу җыр Алия Карачурина, Ришат Төхвәтуллин репертуарында бар
Добавлено zulfat_valiullin в СБ, 07/09/2019 - 23:19
«
»