Сайра син, тургай

Гөрләп акты кар сулары,
Ямьләнде тугай.
Ак болытлардан югары
Сайрады тургай.

Сайра син, тургай,
Шауласын тугай.
Шаулап үсәр
Кырларда бодай.

Шаулады иртәнге җилдә
Назлы ак каен;
Җырладылар игенчеләр
Мактап яз аен.

Сайра син, тургай,
Шауласын тугай.
Шаулап үсәр
Кырларда бодай.

Җырладылар яшь егетләр,
Кушылды кызлар.
Күкрәкләрендә балкыды
Алтын йолдызлар.

Сайра син, тургай,
Шауласын тугай.
Шаулап үсәр
Кырларда бодай.

Балкыды язгы кояшның
Якты нурлары;
Алтын диңгезгә әйләнер
Колхоз кырлары.

Сайра син, тургай,
Шауласын тугай.
Шаулап үсәр
Кырларда бодай.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.4 (7 голосов)
« »