Бәхеткә урармын

Категория: көе һәм сүзләре

Кояшлы көннәрдә, караңгы төннәрдә
Атналар, айларда йөрелгән кайларда?
Язлардан-җәйләрдән көзләргә-кышларга
Син кереп югалдың, кайларга юл алдың?
Моңсу көзгә кереп син югалма,
Коеп яуган яңгырларда калма!
Кар-бураннар сине өшетмәсен,
Ялгыз җаннар мине ишетмәсен.
Яз килә бит, әгәр шуны белсәң,
Җәй көннәре төшләреңә керсә,
Яннарыңда шул чак мин булырмын,
Бәхеткә урармын!

Язгы ак чәчкәләр тик сине көтәләр,
Җәйнең җылы көне сагына бит сине.
Җаның ялгыз түгел, без икәү — шуны бел!
Бәхет сине табыр, ишегеңне кагыр.
Моңсу көзгә кереп син югалсаң,
Коеп яуган яңгырларда калсаң.
Кар-бураннар сине өшетсәме,
Ялгыз җаның мине ишетсәме.
Яз килә бит, әгәр шуны белсәң,
Җәй көннәре төшләреңә керсә,
Яннарыңда шул чак мин булырмын,
Бәхеткә урармын!

Моңсу көзгә кереп син югалсаң,
Коеп яуган яңгырларда калсаң.
Кар-бураннар сине өшетсәме,
Ялгыз җаның мине ишетсәме.
Яз килә бит, әгәр шуны белсәң,
Җәй көннәре төшләреңә керсә,
Яннарыңда шул чак мин булырмын,
Бәхеткә урармын!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (6 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »