Нигә язмыйсың бер SMS?

Категория: көе һәм сүзләре

Элек башка идең: чәчкә бирә идең,
Сөям диеп хатлар яза идең.
Хәзер ник үзгәрдең, кайда вәгъдәләрең,
Матур сүзләр сөйләп йөрүләрең?

Көн дә, көн дә, йокламыйм бер төн дә,
Нигә синнән юк бер хәбәр дә?
Сөю хаты көтәм түземсез,
Нигә язмыйсың бер SMS?

Хәтерләсәң, җаным, бәхетле чакларны,
Сизми кала идек таң атканын.
Вакыт узган саен, чәчкә коя таҗын,
Әллә инде оныттың мин барын?

Көн дә, көн дә, йокламыйм бер төн дә,
Нигә синнән юк бер хәбәр дә?
Сөю хаты көтәм түземсез,
Нигә язмыйсың бер SMS?

Яз әле, яз миңа, укырмын тын гына,
Йөрәк җавап көтә салмак кына.
Тик булсын сүзләрең — чын күңел хисләрең,
Сагынып көтәм очрашу мизгелен.

Көн дә, көн дә, йокламыйм бер төн дә,
Нигә синнән юк бер хәбәр дә?
Сөю хаты көтәм түземсез,
Нигә язмыйсың бер SMS?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »