Ниләр җитмидер күңелгә?

Ниләр җитмидер күңелгә —
Чишмә сулары микән?
Офыкларга сузылып киткән
Авыл юллары микәй?

Ниләр җитмидер күңелгә —
Саба җилләре микән?
Җир җиләге арасында
Болын гөлләре микән?

Ниләр җитмидер күңелгә —
Яшьлек еллары микән?
Әнкәемнең бишек җыры,
Назлы куллары микән?..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (5 голосов)
« »