Җырлачы бер, иркәм

Категория: көе сүзләре

Җырлачы бер, иркәм, яшь гомернең
Сагындырган чагы турында;
Мәхәббәтнең беренче гөлләре
Чәчәк атсын иде җырыңда.

Минем күңлем тилергән хисләрнең
Ялкынында янып исерсен;
Сине көтеп тилмергән коннәрнең
Газапларын тагын кичерсен!..

Җырлачы бер, иркәм, яшь гомернең
Тәүге сөюләре турында;
Җырларыңны тыңлап таңга тикле
Мин утырыйм синең кырыңда.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »