Бергә гомергә

Категория: Авторлары

Ялан, ялан, яланда,
Син торасың уемда.
Бергә, бергә, гел бергә
Булсак иде гомергә.

Сине генә яратам, дип,
Син әйтәсең үземә.
Күңелемдә кошлар сайрый,
Син елмайсаң күземә.

Ялан, ялан, яланда,
Син торасың уемда.
Бергә, бергә, гел бергә
Булсак иде гомергә.

Синең өчен кояш балкый,
Синең өчен таң ата.
Сине назлап җилләр дә бит
Исәлләргә ярата.

Ялан, ялан, яланда,
Син торасың уемда.
Бергә, бергә, гел бергә
Булса идек гомергә.

Бердәмберем, бер генәм,
Яннарыма кил генә.
Кил, бер үбим, кил, кочаклыйм,
Беркемгә сине бирмәм.

Ялан, ялан, яланда,
Син торасың уемда.
Бергә, бергә, гел бергә
Булсак иде гомергә.

Ялан, ялан, яланда,
Син торасың уемда.
Бергә, бергә, гел бергә
Булса идек гомергә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »