Очрашу җыры (өченче вариант)

Категория: көе сүзләре

Килдем сезгә Идел-диңгез кичеп,
Сезне сагынып канатланып-өчып.
Кош канатлары түгел иңемдә
Җыр канатлары минең күңелемдә.

— Әйдәгез дусларым, җырлыйк бергә,
Иң матур җырларны сайлап кына.
Иң матур җырларны сайлап кына,
Яшийк бу доньяда сайрап кына..

Бүләк итеп чәчәкләр өзмәдем,
Мин cезгә иң матур җыр эзләдем.
Ул җырны таптым туган илемдә
Иң матур көйлө тургай теленән.

— Әйдәгез дусларым, җырлыйк бергә,
Иң матур җырларны сайлап кына.
Иң матур җырларны сайлап кына,
Яшийк бу доньяда сайрап кына..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
« »