Синең өчен яшим (икенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Карлар ява, ява карлар,
Үтә көннәр, үтә атналар.
Ә мин көтәм, зарыгып көтәм,
Минем ярым, гөлчәчкәм.

Бу дөньяда, синең белән,
Синең өчен яшим.
Хыялларым, шатлыкларым,
Синең белән бәйләнгән.

Күпме генә теләсәм дә,
Сине оныта алмыйм.
Күңелем тетрәп китә
Ишек ачылган саен.

Бу дөньяда, синең белән,
Синең өчен яшим.
Хыялларым, шатлыкларым,
Синең белән бәйләнгән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.5 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »