Төшләремә керә алан

Тәлгэш-тәлгэш кызыл балан
Чык җемелди үзендә
Мәхәббэтне сагыш иттең
Тора алмадың сүзеңдә

Төшләремә керә алан
Аланда кызыл балан
Шунда мине көтәрсең дип
Алданам әле хаман

Алан күрке кызыл балан
Язларын чәчәк ата
Шул ак чәчкәләргә карап
Күңелем сиңа кайта

Төшләремә керә алан
Аланда кызыл балан
Шунда мине көтәрсең дип
Алданам әле хаман

Якты алан,кызыл балан
Хатирәләр учагы
Уттан алып суга сала
Мәхәббәтнең кочагы

Төшләремә керә алан
Аланда кызыл балан
Шунда мине көтәрсең дип
Алданам әле хаман

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »