Юкка үпкәләмә

Күңелкәем канатланды
Сине тәү күргән чакта;
Хәзер яна йөрәккәем
Уйлабам синең хакта.

Юкка үпкәләгән булып,
Ятларга китәсең бит;
Аны, мине, үзеңне дә
Бәхетсез итәсең бит.

Оныт, дисең, араларны
Ничек өзәем икән;
Аерылу газабына
Ничек түзәем икән?

Юкка үпкәләгән булып,
Ятларга китәсең бит;
Аны, мине, үзеңне дә
Бәхетсез итәсең бит.

Хәтерләсәң яшьлегеңне,
Күзләреңә яшь тулыр;
Эх, диеп бер үкенерсең
Гомерләр үткән булыр…

Юкка үпкәләгән булып,
Ятларга китәсең бит;
Аны, мине, үзеңне дә
Бәхетсез итәсең бит.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (6 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар « »