Ничек булсам, шулай ярат

Кыр казлар оча көзен
Кайта алар язларын
Матур итик мәхәббәтне
Өстәп күңел назларын

Ничек булсам, шулай ярат
Эзләмә юк сәбәпләр
Әнә ничек рәхәт бит ул
Бергә булган сәгатьләр

Кыр казлары очып үтсә
Суда кала шәүләсе
Ышанычта һәм хөрмәттә
Чын сөюнең мәгънәсе

Ничек булсам, шулай ярат
Эзләмә юк сәбәпләр
Әнә ничек рәхәт бит ул
Бергә булган сәгатьләр

Саклыйк булган мәхәббәтне
Тырышмыйк үзгәртергә
Аның хисе җитә бит ул
Тормышны гөрләтергә.

Ничек булсам, шулай ярат
Эзләмә юк сәбәпләр
Әнә ничек рәхәт бит ул
Бергә булган сәгатьләр

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »