Мәхәббәтне язлар алып килде

Кышлар буе көттем, белгән кебек
Ак канатлы парлы төркемне.
Сине миңа язлар алып килде
Яз кошлары белән бер көнне.

Сине миңа язлар алып килде.
Язлар китәр, ә син китмәссең.
Синнән башка китәр яз кошлары,
Ә син мине ялгыз итмәссең.
Сине миңа язлар алып килде,
Тик яз кебек ташлап китмәссең.

Яз гөлләре туа аланнарда,
Аларны да язлар тергезгән.
Мине сиңа язлар алып килде
Гөрләвекләр белән бер эздән.

Мине сиңа язлар алып килде.
Язлар китәр, ә мин китмәмен.
Миннән башка китәр гөрләвекләр,
Ә мин сине ялгыз итмәмен.
Мине сиңа язлар алып килде,
Тик яз кебек ташлап китмәмен.

Мәхәббәтне язлар алып килде,
Агыйделдән бозлар акканда.
Дөнья якты — әллә яратканга,
Әллә гөлләр чәчәк атканга?!

Мәхәббәтне язлар алып килде.
Язлар китәр, ә без китмәбез.
Бездән башка китәр кар сулары,
Без сөюне ялгыз итмәбез.
Мәхәббәтне язлар алып килде,
Тик яз кебек ташлап китмәбез.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.9 (27 голосов)
« »