Төшемә кер

Юкка икәнен дә аңлыйм,
Тик мин сине оныталмыйм
Син дә искә төшерә күр —
Бер булса да төшемә кер
Төшемә кер!
Көн дә кермә, бер генә кер!
Бер генә кер,
Кер генә, кер…

Әллә соң бу — узган эшме?
Бер елмайсаң, кызганычмы,
Сине сөйгән кешегә бер?
Һич югында төшемә кер.
Төшемә кер!
Көн дә кермә, бер генә кер!
Бер генә кер,
Кер генә, кер…

Мин синнән берни сорамыйм,
Бәхетемне дә сынамыйм,
Тик хәлемне төшенә күр —
Соңгы тапкыр төшемә кер.
Төшемә кер!
Көн дә кермә, бер генә кер!
Бер генә кер,
Кер генә, кер…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
« »