Иясез шатлык

Уйный-оча күбәләкләр —
Җанлы чәчәкләрмени!
Урманнарга, болыннарга
Шатлык чәчкәннәрмени!

Мин дә куна алыр идем
Кемгәдер аклык булып!
Җирдә күпме җаннар йөри
Иясез шатлык булып!..

Һәр көнне җиңү итәргә
Кеше көч каян алсын?
Әй, килә гомер итәрлек
Кемгәдер таянасы!

Мин дә куна алыр идем
Кемгәдер аклык булып!
Җирдә күпме җаннар йөри
Иясез шатлык булып!..

Күбәләк кунган чәчкәләр
Матур да, горурлар да.
Кемгәдер кирәк булуың —
Бәхет бит ул дөньяда!

Мин дә куна алыр идем
Кемгәдер аклык булып!
Җирдә күпме җаннар йөри
Иясез шатлык булып!..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »