Ашкыну (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

Кояшлы язлар килә, нур беләк тула дөнья,
Әйләнеп бозлар дулкынга, чабалар ярга.
Агачлар яфрак яра, кошлар коралар оя…
Шулчак йөрәк җилпенеп, күңел ашкына кая?!

Туган як искә төшә, туган як искә төшә,
Сизәм мин Идел шавын искән җилдә.
Туган як искә төшә, туган як искә төшә,
Тоям мин Казан күген бөтен җирдә.

Ямансу көзләр җитә, урманга сары ут каба,
Яфраклар җансыз кошлар күк оча һавада.
Бакчада былбыл тына, тып-тын яңгырлар ява…
Шулчак йөрәк җилпенеп, күңел ашкына кая?!

Варианты песни

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.4 (5 голосов)
« »