Өздереп бер карадың да…

Өздереп бер карадың да
Яндырдың йөрәгемне.
Хәзер сизмим кайда басып,
Ни эшләп йөргәнемне.

Сизмим түбәннән төшкәнне,
Үрләргә менгәнемне.
Күрмим нәрсә күргәнемне,
Белмим ни белгәнемне.

Һушны алып ут кабыздың,
Суын да сибәрсеңме?
Су сипмәсәң, беләсеңме,
Көенеп кибәсемне?!

Ут чәчеп мин дә карасам,
Хисемне сизәрсеңме?
Мин янган утларда янсаң,
Үзең соң түзәрсеңме?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.9 (10 голосов)
« »