Кемгә сөйлим серләремне.
Йөрәгем ялкын кебек.
Ялкынланган йөрәгемә
Берәү бик якын кебек.
Аның өчен кырлардагы
Чәчәкләр җитмәс кебек;
Чәчәкләр дә йөрәгемне
Аңлатып бетмәс кебек.
Ул үзе дә төн йокысыз
Мине уйлыйдыр кебек.
Янып сөймәгәч, яшьлекнең
Яме булмыйдыр кебек.