Иңнәремнән кочып озата килдең

Категория: көе сүзләре

Иңнәремнән кочып озата килдең,
Ике кулың тойды иңнәрем.
Үзең сүзсез карап кына тордың,
Хисләреңне тойды йөрәгем.

Иңнәремнән кочып озата килдең,
Иңнәремдә гүя канатлар.
Шул бәхетле изге сәгатьләрен
Яшьлек тагын кайчан кабатлар?!

Чатка гына кадәр, дигән идем,
Чатка җиткәч, өйгә керермен.
Мәхәббәтең озата барыр, ахры,
Азагына чаклы гомернең.

Иңнәремнән кочып озата килдең,
Иңнәремдә гүя канатлар.
Шул бәхетле изге сәгатьләрен
Яшьлек тагын кайчан кабатлар?!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
« »