Җәмилә

Салкын сулар сибеп кенә
Үстерәм гөлләремне.
Серләремне сөйләр идем,
Тынласан серләремне.

Ай-ли, Җәмилә,
Җәй көннәре ямьле лә.

Гөлләремнең ал чәчәге
Тан нурында балкыды.
Мәңге сүнмәс, һич сүрелмәс
Сөюемнең ялкыны.

Ай-ли, Җәмилә,
Җәй көннәре ямьле лә.

Тәрәзәгә үреләсең,
Гөлләргә күмеләсен;
Гөлгә карыйм, сиңа карыйм,
Син матур күренәсең.

Ай-ли, Җәмилә,
Җәй көннәре ямьле лә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (8 голосов)
« »