Аның белән көлеп сүз башладым

Категория: көе сүзләре

Аның белән көлеп сүз башладым,
Көлеп җавап бирде.
Уйнап кына: «Чыгасыңмы?» — дидем.
Уйнап: «Ярар!» — диде.

Көлеп кенә кичен кочакладым,
Көлеп үптем үзен.
Уйнап кына үпкәләгән булды,
Яшерде дә йөзен…

Көлеп кенә суга төштек икәү,
Утка кердек уйнап.
Аерылышкач кына белдем аны
Сөюемне чынлап!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »