Шәрыкъ кызы

Дөньяда бер чибәрлегең син үзең дә
Беләсеңдер, беләсеңдер
Шуңа да син күзләреңнән йолдыз чәчеп
Көләсендер, көләсеңдер.

Җир белән күк арасында, канатланып,
Йөзәсендер, йөзәсеңдер.
Сыгылмалы, дәртле көйгә күз карашын
Өзәсеңдер, өзәсеңдер,
Щәрыкъ кызы!

Сине мактап күп җырланса, барыбер син
Түзәсеңдер, түзәсеңдер.
Кайсы гөлгә тиңлим сине? Бар гөлләрдән
Гүзәлсеңдер, гүзәлсендер.

Гүзәллеккә сокланудан яктыра җан —
Күрәсеңдер, күрәсеңдер.
Күңелләрне күңелләргә челтәр итеп
Үрәсеңдер, үрәсеңдер,
Шәрыкъ кызы!..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
« »