Әйтер сүзем калды йөрәктә

Категория: көе сүзләре

Төнге урам буйлап
Төрле уйлар уйлап,
Җитәкләшеп күпме йөрсәк тә,
Әллә онытылып,
Бер үкенеч булып
Әйтер сүзем калды йөрәктә.

Аерылды юллар,
Язгы ташкын сулар
Югалттылар синең эзеңне.
Йөрәгемдә йөртәм
Онытмыйча, иркәм,
Әйтелмичә калган сүземне.

Бер очрарсың диеп,
Күзләреңнән сөеп,
Бик сагындым, диеп дәшәргә
Йөрәгемдә йөртәм
Онытмыйча, иркәм…
Шул сүзем дәрт бирә яшәргә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (5 голосов)
« »