Нурия (беренче вариант)

Башымдагы эшләпәмне
Элеп куйдым киртәгә.
Кичә дә кич килми калдың, Нурия,
Килми калма иртәгә.

Су буена төшкән идем,
Су өсте күбен кенә
Син бит минем якын дустым, Нурия,
Күз нурым кебек кенә.

Бөгелә каен, бөгелә каен,
Матур бөгелмәсә дә.
Синең өчен өзеләм, бәгырем, Нурия,
Сиңа сизелмәсә дә.

Варианты песни

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.8 (18 голосов)
« »