Торсам иртән, уйларымда йөртәм,
Ятсам — төшләремә керәсең.
Бик сагындым, иркәм, нишлим икән,
Бик күрәсем килә, күрәсем.
Әллә ят кешеләр, әллә үзең
Кавышу, өметләрен җимрәсең.
Көтә-көтә талды ике күзем,
Бик күрәсем килә, күрәсем.
Алмаштырмый хатка язган сүзләр,
Алмаштырмый сине бу рәсем.
Белмим инде, йөрәк ничек түзәр,
Бик күрәсем килә, күрәсем…
Бу җыр Салават Фәтхетдинов, Фәридә Кудашева репертуарында бар
«
»