Иртәнге серенада

Категория: көе сүзләре

Күмелгәнсең ак мамык мендәргә,
Толымнарың җәеп син, иркәм.
Сине өзелеп сагынып,
Сөю белән янып,
Тәрәзәңне чиртәм мин иртән.

Вакыт инде… Уян, иркәм, уян,
Керфегеңне күтәр, күзең ач!
Нинди гүзәл ал таң,
Нурлар сибә чулпан,
Тал-тирәктә сайрый сандугач.

Шатлык көен сузып, бар табигать
Көтә сине — гөлләр иркәсен.
Уян, иркәм, уян,
Тан нуры белән ян,
Каршы алыйк без эш иртәсен!

Вакыт инде… Уян, иркәм, уян,
Керфегеңне күтәр, күзең ач!
Нинди гүзәл ал таң,
Нурлар сибә чулпан,
Тал-тирәктә сайрый сандугач.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.8 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »