Төсле җыр

Категория: көе сүзләре

Нигә күк һәрвакыт зәп-зәңгәр, гел зәңгәр?
Сагышлы зәңгәрлек сибелә күзләрдән?

Сөйсәң син әгәр дә, —
Сагыш бар зәңгәрдә.
Зәңгәр күк, зәңгәр күз, зәңгәр моң…
Мәхәббәт сагыштан тора ул.

Нигә таң көн саен алсу гел, гел алсу?
Таңнар да нигә соң һәрвакыт ямансу?

Сөйсәң син әгәр дә, —
Таң — алтын мәгарә.
Алсу кук, алсу йөз, алсу моң…
Мәхәббәт шатлыктан тора ул.

Зәңгәр күк, алсу таң, якты көн, кара төн…
Син мине, ахрысы, мәңгегә караттың.

Төсләрне тараттың…
Мин сине яраттым.
Сөюем — бәхеткә илткән юл…
Сагышлы шатлыктан тора ул.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »