Синең эзләр

Синең эзләр тауга алып менә,
Синең эзләр алып чыга язга.
Тауга менәм, чыгам ерак язга,—
Җылы яңгыр ява, көн аяза.

Синең эзләр кала болыннарда,
Синең эзләр кала урманнарда.
Болын кичәм, керәм урманнарга
Һәм уралам күксел томаннарга.

Син алып чык мине урманнардан,
Син арала күксел томаннардан.
Якты язлар уртак булсын безгә,
Гел янәшә барсын безнең эзләр.

Синең эзләр якты язга бара,
Синең эзләр җылы җәйгә бара,
Синең эзләр сары көзгә бара…
Минем эзләр — синең эздән бара.

Голосов пока нет
« »