Мәхәббәт шатлыгы

Категория: көе сүзләре

Йөрәккәем синен яннарыңда,
Тоясыңдыр аның ялкынын.
Вакытлыча түгел, гомерлеккә
Яратам шул сине, алтыным.

Тулган айга гына карасам да.
Күз алдына килә сурәтең.
Нигә алай дисәң, синнән башка
Дөнья матур булмый, күрәсен.

Күңелеңә синең барча язның
Яктылары әллә тулганмы?
Шатлык нуры уйный йөзләреңдә,
Сөйләп безнең гашыйк булганны.

Тулган айга гына карасам да.
Күз алдына килә сурәтең.
Нигә алай дисәң, синнән башка
Дөнья матур булмый, күрәсен.

Йөрәккәем синең яннарыңда,
Тоясыңдыр аның ялкынын.
Вакытлыча түгел, гомерлеккә
Яратам шул сине, алтыным.

Тулган айга гына карасам да.
Күз алдына килә сурәтең.
Нигә алай дисәң, синнән башка
Дөнья матур булмый, күрәсен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »