Сөюемне белерсең

Категория: көе сүзләре

Сарыны сагыш диләр дә,
Сарыга табынмыйлар шул,
Сарыга табынмыйлар.
Тәүге сөюләрен җирдә
Кемнәр генә оныткан да,
Кемнәр соң сагынмыйлар?!

Сагышлар сары икән дә,
Ярату — сагыш икән шул,
Мәхәббәт — сагыш икән.
Хисләрне төскә бүлгәндә
Мәхәббәтнең төсе зәңгәр,
Дип әйтү ялгыш икән.

Гөлләрнең җыеп китерим
Сиңа сап-сарыларын шул,
Сагыштай сарыларын.
Сары сагышларга салдың,
Белерсең сөюләремне,
Аңларсың сагынганым.

Голосов пока нет
« »