Зонтик

Егет:
Әй ява яңгыр, әй ява яңгыр,
Ә синең исең китми бернигә.
Әй, чибәр туташ, зонтик астына
Сыендыр әле мине дә.

Чыланасың дип борчылма юкка —
Ахырын гына яхшыга юра.
Аның каравы синдәй кыз белән
Янәшә атлау үзе ни тора!
Лә-лә-лә…
Аның каравы синдәй кыз белән
Янәшә атлау үзе ни тора!

Кыз:
Чыланасың бит, чыланасың бит,
Бар, йөгер тизрәк берәр ышыкка.
Әй, чибәр егет, томау төшмәсен,
Төшмәсен синең гыйшыкка.

Чыланасың дип борчылма юкка —
Ахырын гына яхшыга юра.
Аның каравы синдәй кыз белән
Янәшә атлау үзе ни тора!
Лә-лә-лә..
Аның каравы синдәй кыз белән
Янәшә атлау үзе ни тора!

Бергә:
Юллары озын бу киң дөньяның,
Сер бирмим дисәң җиде ятларга,
Кар-яңгырларда, җил-давылларда
Юлдаш кирәк бергә атларга.

Яусын ла яңгыр, койсын ла яңгыр —
Бәхетнең барыр юллары урау.
Синең белән бергә зонтик астында
Серләшеп атлау үзе ни тора!
Лә-лә-лә…
Синең белән бергә зонтик астында
Серләшеп атлау үзе ни тора!

Голосов пока нет
« »