Сайра, сайра, син сандугач (беренче вариант)

Сайра, сайра син, сандугач,
Сайра, юат, күңлем ач;
Сайравыңнан җир ямьләнсен,
Чәчәк атсын алмагач.

Сайра, сайра син, сандугач,
Тыңлыйм матур тавышың.
Сине тыңлап таратамын
Эчемдәге сагышым.

Сайра, сайра син, сандугач,
Басып тал-тирәгеңә;
Сайравыңнан хушланам да
Алам ял йөрәгемә.

Сайра, сайра син, сандугач,
Моңлы тавышың белән;
Мин дә җырыңа кушылыйм
Кайгы-сагышым белән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (7 голосов)
« »