Бәхетем башкаласы

Категория: көе сүзләре

Кайчакларда килә минем
Иңнәреңә баш саласым.
И Казаным, син бит минем
Сагышым башкаласы.

Яктырак яна Казан утлары,
Чакыра безне үзенә һаман.
Кайтабыз сиңа, кайтабыз, Казан,
Учак янына җыелган сыман.

Сөенечем, шатлыгымны
Сәгатьләрең гел санасын.
И Казаным, син бит минем
Хыялым башкаласы.

Яктырак яна Казан утлары,
Чакыра безне үзенә һаман.
Кайтабыз сиңа, кайтабыз, Казан,
Учак янына җыелган сыман.

Йөрәкләргә утлар салып,
Без китәбез, син каласың.
И Казаным, син бит минем
Бәхетем башкаласы.

Яктырак яна Казан утлары,
Чакыра безне үзенә һаман.
Кайтабыз сиңа, кайтабыз, Казан,
Учак янына җыелган сыман.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.2 (6 голосов)
« »