Бу кырлар, бу үзәннәрдә

Категория: көе сүзләре

Бу кырлар, бу үзәннәрдә минем
Эзләрем бик иртә салынган.
Кайтам, кайтам туган якларыма —
Талларыма хәтле сагынган.

Бу кырлар, бу үзәннәрдә минем
Мәхәббәтем яшьләй кабынган.
Кайтам, кайтам туган якларыма
Тауларыма хәтле сагынган.

Бу кырлар, бу үзәннәрдә минем
Күңелем, дуслар, һич тә туймаган
Арыш шаулап серкә очырганда
Хисләрем дә бергә уйнаган

Бу кырлар, бу үзәннәрдә минем
Үзем генә белгән җырлар бар.
Кайтам, кайтам туган якларыма, —
Ашкындырып көткән юллар бар

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.6 (32 голоса)
« »