Җыеп кырдан бөрлегән, Килгән иркәм, бер генәм. Ә мин аңа сөюемне Белдерәлми тилмерәм.
Кунак итә гел генәм Мине бөрлегән белән. Белми ләкин — иреннәре Ин өлгергән бөрлегән.