Мәхәббәтең, егет, каршыла

Урам буйлап бер яшь кыз килә,
Күңеле гөлләрдә.
Ак күлмәге шат күбәләктәй
Җилпенә җилләрдә (лә).

Вак-вак кына атлап,
Күңелдә инсаф саклап,
Ул килә синең каршыңа.
Ап-ак бәхет белән
Юлына җәй син келәм,
Мәхәббәтең, егет, каршыла.

Сөенече чыккан йөзенә,
Хисләре тулышкан.
Сулган гөлгә җан кабыныр күк
Ул алган сулыштан (ла).

Вак-вак кына атлап,
Күңелдә инсаф саклап,
Ул килә синең каршыңа.
Ап-ак бәхет белән
Юлына җәй син келәм,
Мәхәббәтең, егет, каршыла.

Онытылып татлы хисләрдән,
Елмая кыз бала.
Җылы тойган тал бөреседәй
Күңелләр кузгала (шул).

Вак-вак кына атлап,
Күңелдә инсаф саклап,
Ул килә синең каршыңа.
Ап-ак бәхет белән
Юлына җәй син келәм,
Мәхәббәтең, егет, каршыла.

Голосов пока нет
« »