Серле чәчәк

Категория: көе сүзләре

Исемеңне дә белмим,
Төсеңне дә белмим,
Хыялымда гына дәшәмен.
Кичен күзен йомып,
Иртән керфекләрен
Ача торган серле чәчәгем.

Таңга каршы чыгып,
Күпме еллар сине
Табу уе белән яшәдем
Кичен күзен йомып,
Иртән керфекләрен
Ача торган серле чәчәгем

Бер иртәне эзләп
Табармын да сине,
Исемең белән сөеп дәшәрмен…
Юк, мин өзмәм сине,
Җилләр тидермичә,
Гомерем буе назлап яшәрмен
Кичен күзен йомып,
Иртән керфекләрен
Ача торган серле чәчәгем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
« »