Бибкәй матур (беренче вариант)

Сандугачкай килеп талга кунса,
Куркытмагыз, ул сезнең дусыгыз;

Әч-түч, Бибкәй дус,
Бибкәй матур суга бара,
Чылтыр-чылтыр чиләге;
Чылтыр-чылтыр чиләге лә,
Кемдер аның сөйгәне.

Сандугачкай кебек кызыгыз булса,
Исемен аның Бибкәй кушыгыз.

Әч-түч, Бибкәй дус,
Бибкәй матур суга бара,
Агым судан су ала;
Сөйгән ярын бик сагынса,
Җырлап-уйнап юана.

Суларга барсаң, бар иртәрәк,
Соңга калсаң, сулар болгана;

Әч-түч, Бибкәй дус,
Бибкәй матур суга, бара,
Зәңгәр чиләген асып;
Сандугачлар кунып сайрый,
Көянтәсенә басып.

Кызарып кояш чыкканда,
Без түгел, кош моңлана.

Әч-түч, Бибкәй дус,
Бибкәй матур суга бара,
Зәңгәр чиләген асып;
Сандугачлар кунып сайрый,
Көянтәсенә басып.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.8 (5 голосов)
« »