Мәдинәм, гөлкәем

Кулъяулыгым икәү иде,
Берсе суларга акты.

Мәдинәм, гөлкәем,
Берсе суларга акты, бәгырькәем.

Икебезне ике якка
Тормыш дулкыны какты.

Мәдинәм, гөлкәем,
Тормыш дулкыны какты, бәгырькәем.

Синең хакта серләремне
Сөйлим таң җилләренә.

Мәдинәм, гөлкәем,
Сөйлим таң җилләренә, бәгырькәем.

Мин сагынып хатлар язам,
Синең исеңдә дә юк.

Мәдинәм, гөлкәем,
Синең исеңдә дә юк, бәгырькәем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.9 (184 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »